27 сентябрьдә Урыссу башлангыч мәктәбенең 3б сыйныф укучылары өчен Үзәк балалар китапханәсендә Рунетның “туган көненә” багышланган «Виртуаль аралашу куркынычлары» мәгълүмати-танып белү сәгате үтте.
Китапханә мөдире Кунафина Светлана балаларга Интернет челтәрендә куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында сөйләде. Чарада катнашучылар өчен “Кагыйдәләр”, “Ситуацияләр”, “Тылсымлы квадрат”, “Ребуслар” кебек конкурслар әзерләнгән иде, анда укучылар, сынаулар узганда, интернет челтәрендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән “чәчәк яфраклары” алдылар. Балалар барлык конкурсларны да зур теләк һәм дәрт белән үттеләр. Чара ахырында балалар җиде таҗдан чәчәк җыйдылар.