Ютазы районында Өлкәннәр декадасына багышланган автомастерлык конкурсы узды.
«Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубы базасында «Автоледи» һәм «Автобабай» Өлкәннәр көненә багышланган республика машина йөртү осталыгы конкурсының муниципаль этабы узды.
Әлеге чараның төп максаты - өлкән яшьтәге кешеләрне халык арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалагда һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга җәлеп итү.
Конкурста барлыгы 13 кеше катнаша. Аларның иң олысына 82 яшь тулган.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов көмеш яшь автомобиль сөючеләренә уңышлар һәм куркынычсыз юллар теләде.
- Сезнең машинагыз - сезнең җаныгыз! Бүгенге чара сезгә бик күңелле булыр дип ышанам. Сез һәрвакыт шундый энергияле, һәрвакыт каядыр ашыгасыз, нәрсәдер эшләргә тырышасыз, шуңа күрә үсеп килүче буыннан берничек тә калышмыйсыз,-дип билгеләп үтте Сергей Александрович.
Чара башында Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча Дәүләт автоинспекциясе инспекторы Гомәр Гайнетдинов «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Рәзидә Игнатьева белән берлектә автомобиль сөючеләргә дә, җәяүлеләргә дә куркынычсызлык кагыйдәләрен белү һәм үтәүнең мөһимлеген искәртте.
Конкурс ике этапта узды. Сынаулар теоретик өлештән башланды, анда катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар, шуннан соң алар җиңел автомобиль белән вакытлыча идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Илгизә Хәсәнова;
2 урын – Әнәс Кашапов;
3 урын - Зөлфия Кашапова.
Ярышларда катнашучыларның барысы да сувенирлар һәм белешмәлекләр алды, ә призерларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.