Мәктәп укучылары, әти-әниләре һәм ЮХИДИ инспекторы белән бергә, балалар һәм өлкәннәрдә яктылык кайтаргыч элементлар булуын тикшерделәр.
Көннең караңгы вакытында автомобиль йөртүчегә юлда, бигрәк тә кара киемдә кешене күрү бик авыр.
Автомобильче җәяүлене җитәрлек ераклыкта күрсен, тизлеген киметсен һәм вакытында тормозга базсын өчен, яктылык кайтаргычлар уйлап тапканнар. Алар фараларның яктысын чагылдыра һәм автомобиль йөртүчегә алда җәяүле булуын хәбәр итә. Мондый элементларны балаларга да, өлкәннәргә дә йөртергә кирәк.
- Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенә юл куймау максатыннан, юл хәрәкәтенең элементар кагыйдәләрен истә тотарга һәм үтәргә кирәк, - дип билгеләп үтте ЮХИДИ инспекторы.
Мәктәп укучылары вакытларын файдалы үткәрделәр, ә иң мөһиме, бәлки, җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен булдырмый да калганнардыр.