Бәйрәкә урта мәктәбенең яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен куркынычсызлык дәресе үткәрде.
Уен формасында һәм күрсәтмә әсбаплар (рәсемнәр) ярдәмендә укучылар балаларга көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында аңлаттылар.
Очрашу мавыктыргыч һәм уңышлы узды.