Район мәдәният йортында "DANCEhall INTERNATIONAL" заманча хореография буенча мастер-класс узды

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Район мәдәният йортында Казанның иң яхшы хореография студиясе укытучысы, якташыбыз Айгөл Мөхтәруллина тарафыннан "DANCEhall INTERNATIONAL" заманча хореография буенча мастер-класс үтте.

Ютазы районы яшьләренең кызыксынуы шулкадәр зур булып чыкты һәм ике сәгатьлек мастер-класс аларга шулкадәр тиз тоелды ки, алар укытучыны җибәрергә теләмәделәр һәм тагын да күбрәк биергә теләделәр.

- Бервакыт,  коточкыч юл-транспорт һәлакәтеннән соң, караватка “беркетелгән” килеш, мин яңадан биергә хыялландым, - Казанның иң яхшы хореография студиясе укытучысы, якташыбыз Айгөл Мөхтәруллинадан «DANCEhall INTERNATIONAL» заманча хореография буенча мастер-классы  шундый сүзләрдән башлады.

 

Әле бер ел элек кенә бу кыз коточкыч авариядән соң берничә ай караватыннан тора алмый ята. Аякка басарга һәм тулы канлы яшәргә зур теләге, дуслары һәм якыннары ярдәме аңа яңадан аякка басарга һәм яраткан эшен яңадан башларга мөмкинлек бирә.

 

Бу биюнең көчле һәм аңлаешлы стиле «Пушкин картасы» программасы буенча мастер-класска килгән укучыларга гына түгел, ә яшь әниләргә дә ошый, алар да рәхәтләнеп шөгыльләнәләр һәм үз тәннәрен язылдыралар. Айгөлнең турыдан-туры аралашуы һәм бирелеп эшләве очрашуны дустанә шартлара үткәрергә мөмкинлек бирде, моннан соң катнашучылар үз хисләре һәм тәэссоратлары белән уртаклашты.

Үз тәнеңне тиешенчә язылдыру һәм яшәргә һәм хәрәкәтләнергә теләк - сәламәт һәм тулы тормыш рәвеше нигезе - мастер-класста катнашучылар шундый нәтиҗәләр ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International