«Ак ладья» берләшмәсенә йөрүчеләр үзләрен Лениногорскида узган турнирда күрсәттеләр

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

«Балалар иҗат үзәге» МБУ укучылары үзәкнең бүләкләр маясын яңа медальләр белән тулыландырды.

24 сентябрьдә «Ак ладья» берләшмәсе укучылары (җитәкчесе Регина Сәетгәрәева) тиз шахмат буенча «Честь шахматной короны» Vl турнирында катнаштылар. ТР Көньяк-Көнчыгыш һәвәскәрләр лигасы этабы Лениногорск шәһәрендә узды. Турнир нәтиҗәләре буенча Балалар иҗаты үзәгенең «Ак ладья» берләшмәсенә йөрүчеләр 1 һәм 2 дәрәҗә дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

 

Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде

Фатыйхов Бәхтияр - 1 урын;

Шәрәфиев Әмир - 2 урын;

Тимербаев Чыңгыз - 3 урын.

Кызлар арасында - 1 урын - Исламова Сафина.

Хатын-кызлар арасында - 1 урын - Регина Сәетгәрәева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International