Ютазылылар “Күпйөзле Татарстан” исемле фотоконкурста катнашыгыз!

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе
 

Фотоконкурс Татарстан Республикасының күп милләтле халкы тормышын һәм эшчәнлеген төрле яклап күрсәтүне максат итә. “Фотоконкурс” билгесе белән заявкалар 16 сентябрьгә кадәр яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә (Урыссу б., Пушкин ур., 38, utazamolsport@mail.ru) кабул ителә. Конкурсны оештыру комитетында хәбәр итүләренчә, иң яхшы эшләр күргәзмәсе район башкарма комитетында узачак. Җиңүчеләр 20 сентябрьдә үз бүләкләрен алачак. Тагын да тулырак мәгълүматны яшьләр эше бүлегендә алырга мөмкин.“Күпйөзле Татарстан” исеме астында районда игълан ителгән фотоконкурс “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International