Бүген гимназиядә педагогик хезмәт ветераны Тябин Николай Иванович белән очрашу узды.
Николай Иванович күп еллар мәктәптә хезмәт, география укытучысы, ә аннары тимерьюл микрорайоны мәктәбе директоры булып эшләгән.
Олы яшьтәге педагог балаларга сугыштан соңгы авыр балачагы турында сөйләде.
Николай Ивановичның әтисе Бөек Ватан сугышында катнаша. Яраланып кайта. Безнең барыбыз өчен дә ветераннарның батырлыклары — чын ир-егетләрнең нинди булырга тиешлегенең ачык мисалы.