Димтамак волонтерлары өлкән яшьтәге авылдашлары янына килде

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

«Волонтерлар» отряды активистлары «Чал чәчлеләрне хөрмәт итеп» акциясендә катнаштылар һәм өлкән яшьтәге Әнвәрия Вахитова янына килделәр.

Балалар әбигә күчтәнәчләр алып килделәр һәм өйдә бераз эшләр башкарырга ярдәм иттеләр.

Әнвәрия Салих кызы һөнәре буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы, аңа 101 яшь, ул күзлексез газеталар укый һәм кызыклы әңгәмәдәш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International