Урыссуда китапханә хезмәткәрләренең семинары узды

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

10 октябрьдә Үзәк китапханәнең уку залында китапханә хезмәткәрләренең эшче семинары “Отчет кампаниясе-2023” узды.

Семинарда әйдәп баручы методист Г. Ф. Хикмәтова, библиограф А.Б. Рәхимова һәм китапханә системасының комплектлау бүлеге мөдире Ф.К. Галиева чыгыш ясады.

Семинар барышында белгечләр тарафыннан 2023 ел өчен еллык хисап төзү буенча тәкъдимнәр бирелде. Методик-библиография бүлеге хезмәткәрләре планнар, эш отчетлары, чаралар үткәргәндә кайбер бер типтагы хаталарны билгеләп үттеләр, шулай ук районның ике үзәк һәм 17 авыл китапханәсе эшендә күп кенә уңай моментларны ассызыкладылар. Семинар бик бай эчтәлекле, кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International