«Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубында пневматик коралдан ату буенча күнекмәләр узды.
Тәҗрибәле остаз Ринат Равил улы Файсханов җитәкчелегендә «Аванград» хәрби-патриотик клубы активистлары тирда пневматик винтовкадан ату күнекмәләре үткәрделәр.
Элек безнең поселокта тир юк иде. Аның барлыкка килүе грант акчалары ярдәмендә мөмкин булды, һәм ул шул акчага җиһазландырылды.
Техниканы дөрес көйләү һәм мондый дәресләр барышында яхшы нәтиҗә алу өчен, Ринат Равилович пневматик винтовка белән эш итү һәм куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында сөйләде, шулай ук атуның төп нигезләрен аңлатты һәм мишеньга дөрес тидерергә өйрәтте.