Татарстан укучылары һәм укытучылары Педагог һәм остаз елына багышланган «Укытучыларга багышлау» Бөтенроссия акциясенә кушыла ала.
Акция 16-22 октябрьдә «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында узачак.
Илебезнең барлык укучыларына укытучылары белән бергә яраткан шигырьләрен укып, видеоролик, ә балалар музыка мәктәпләре һәм башка өстәмә белем бирү учреждениеләре укучыларына инструменталь яки вокаль музыкаль әсәрне бергә башкарып, видеоролик яздырырга тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Россия Мәдәният министрлыгы. Язманы «ВКонтакте» социаль челтәрендә #учителькдш хештегы белән бастырып чыгарырга кирәк.
Акция кысаларында Россиянең танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре үзләренең иҗади тормышларына аеруча зур йогынты ясаган укытучылары һәм остазлары турында сөйли ала.
Акция нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары иң кызыклы 30 шигъри һәм 30 музыкаль әсәрне сайлап алачак. Җиңүчеләр «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проектыннан сертификатлар һәм бүләкләр алачак, ә иң яхшы башкарулар гомуми видеороликка керәчәк һәм «Культурадляшкольников.РФ” порталында урнаштырылачак.
2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Елның миссиясе педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген башкаручыларның аерым статусын тану.
Педагог елын ачуга багышланган чыгышында Владимир Путин болай дип билгеләп үтте: «Педагог һәм остаз елын үткәрүнең бурычы, мәгънәсе нәкъ менә җәмгыятьнең игътибарын балаларга, яшьләргә, безнең киләчәккә үз вакытларын һәм көчләрен биргән кешеләрнең хезмәтенә җәлеп итүдән гыйбарәт. Мин ышанам, бүгенге көндә бөтен илнең уңышларына һәм казанышларына керткән укытучыларның, остазларның зур өлешләре турында күбрәк сөйләргә кирәк”.