Өстәмә белем бирү педагогы Гөлчәчәк Вәлиева Пушкин картасы буенча «Актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме» мастер-классы үткәрде.
Балалар өчен актерлык осталыгы бик мөһим, чөнки ул төрле психологик киртәләрне җиңәргә һәм сәхнәдә үз-үзеңә ышаныч табарга ярдәм итә. Ә бала үз- үзенә ышанса, дөньяга ачык булса, үз героеның образын һәм кирәкле энергетикасын ничек тапшырырга икәнен белсә, аны һичшиксез тамашачылар аудиториясендә уңыш көтә.
Мастер-класста катнашучылар театр этюды, пантомима нәрсә икәнен белделәр һәм анда бик теләп катнаштылар.
Балалар игътибарны арттыру күнегүләре башкардылар: «Болай эшлә», «Игътибарлы бул», «Көтмәгәнлек», «Минем кебек кул чап», "Учлар". Балалар кул чабу аша тиз һәм көйләп башкарылырга тиеш булган эшне үти алдылар.
Чара җылы дусларча шартларда узды.