Урыссудагы 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 7 нче сыйныф укучылары һәм әтиләр өчен күңелле көзге кичә узды.
Әтиләр көне алдыннан Урыссу мәктәбендә бу көнгә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Сыйныф җитәкчеләре Г.Касыймова һәм З. Гарипова «Әтиләр һәм балалар» квестын үткәрделәр. Әтиләр һәм балалар командалары җитезлек, тизлек, көч һәм иҗатта ярыштылар.
Уенның барлык ун этабын узгач, катнашучылар бик күп позитивлык һәм энергия туплады.