Үзәк китапханәдә «Хокуклар лабиринтында» чарасы узды

2023 елның 13 октябре, җомга

Урыссуның 2 нче номерлы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен Үзәк китапханәдә хокук бозуларны профилактикалау буенча «Хокуклар лабиринтында» конкурс программасы үткәрелде. Чара башында хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова укучыларны БМОның Бала хокуклары турында конвенциясе белән таныштырды. Шулай ук балалар хокуклар һәм бурычлар кебек төшенчәләр турында фикер алыштылар, төп хокуклар — яшәү һәм исемгә, түләүсез урта белем алуга, медицина ярдәменә хокук белән таныштылар. Балалар үз белемнәрен «Хокук әлифбасы», «Әкият геройларына үз хокукларын якларга ярдәм итик», «Сезнең хокукларыгыз һәм бурычларыгыз», «Җинаятьне билгелә», «Бу рөхсәт ителә - бу тыела» кебек конкурсларда катнашып ныгыттылар, "Минем хокукларым" кроссвордын чиштеләр. Чара ахырында, йомгак ясап, укучыларга аларның хокуклары гына түгел, бурычлары да барлыгын искәрттеләр. Моннан тыш, хокук бозулар өчен җаваплылык турында да онытмаска кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International