Иске Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Мин әти кебек көчле, кыю!” тәрбия чарасы үтте.
Бәйрәм күңелле һәм мавыктыргыч узды. Әтиләр һәм балалар уртак шөгыльдә берләштеләр.
Әтиләр көне – ата була белүне хөрмәт итү, аталарның җәмгыятьтә йогынтысы бәйрәме. Балаларның әтиләренә кайгыртулары һәм ярдәмнәре өчен ярату һәм рәхмәт белдерүе.
2023 елда бу дата 15 октябрьдә (октябрьнең өченче якшәмбесендә) билгеләп үтелә.