Ютазы авылы хатын кызлар советы МХО солдатлары өчен токмач әзерләгән

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Ютазы авыл җирлеге хатын-кызлар советы узган шимбәдә, 14 октябрьдә, «МХО солдатлары өчен өйдә киселгән токмач» акциясе үткәрде. Өй токмачын кисү эше авыл китапханәсендә барды. Авылның хатын-кыз активистлары он, йомырка, кирәкле инвентарь алып килделәр һәм эш гөрләп дәвам итте. Кайберәүләр камыр басты, икенчеләр аны юка итеп җәйде, өченчеләр кисте. Тәмле, өй токмачы әзер булды, капчыкларга слынды һәм безнең егетләр өчен МХО территориясенә җибәрелүне көтә. Ютазы җирлегенең башлангыч хатын-кызлар оешмасы районның барлык хатын-кызларын әлеге акциягә кушылырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International