Хөрмәтле райондашлар!

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, Кәрәкәшле авылында туган якташыбыз Гәрәев Нәсим Насыйх улының һәлак булуы турында кайгы һәм үкенеч белән хәбәр итәргә тиешмен.

Нәсимнең туганнарына һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.

Нәсим Насыйх улы безнең хәтердә һәм йөрәкләрдә мәңгегә калачак. Без аның батырлыгын, фидакарьлеген һәм үзен Ватанга хезмәт итүенә багышлавын һәрвакыт хәтердә саклаячакбыз.

Каһарманнар даны мәңгелек!

Хушлашу тантанасының кайчан һәм кайда үткәрелүе турында өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International