«Доброшвеи» ирекле-волонтерлар отряды 2022 елның 1 ноябрендә оештырыла.
Хәзер отряд «Энергия» стадионында эшли. Барысы да балаклавалар, башлыклар, снудлар тегүдән һәм гуманитар ярдәм җыюдан башлана. Отрядны битараф булмаган ютазылы күп балалы ана, мәктәп-интернатның технология укытучысы Ирина Абрамова оештыра.
Бүгенге көндә, отряд эшли башлаганнан бирле төрле юнәлешләрдә транспорт компаниясе аша, фронт яны авылларына, госпитальгә һәм солдатларга алгы сызыкка 13 тонна гуманитар йөк җибәрелгән. Беренче юнәлеш - Севастополь аша Херсон һәм Запорожье һәм Донецк өлкәләренә. Икенче юнәлеш - Белгород өлкәсе аша, Сватово һәм кыр госпитале ягына. Җитмештән артык маскировка челтәре, мунча-палатка, яңгыр плащлары, медикаментлар, эчке кием, бинокльләр, бензопычкылар, шуруповертлар, тепловизор, ике генератор, төзелеш материаллары, кораллар, тактик форма һәм аяк киеме, маскировка костюмнары һәм башка күп нәрсәләр җыелган һәм солдатларга «доброшвеялылар» тарафыннан алгы сызыкка җибәрелгән.
Яңгыр плащлары тегү, маскировка челтәрләре үрү һәм башка барлык материалны волонтерлар шәхси акчаларына һәм иганәләргә сатып ала. Аларның очрагында «тамчыдан күл җыела» дигән әйтем турыдан-туры мәгънәгә ия. Ирина сүзләренчә, акча һәм кирәкле әйберләрне башка районнар һәм шәһәрләр халкы да җибәрә. Күптән түгел отрядка битараф булмаган кешеләр ике тегү машинасы бүләк иткән, бу солдатлар өчен кирәкле әйберләрне тегү процессын тизләткән.