Урыссуда гуманитар ярдәм күрсәтү буенча штаб эшли

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Якташларыбыз хезмәт иткән өч полкка гуманитар ярдәм күрсәтү штабын бүгенге көндә Айгөл Адылгәрәева җитәкли.

Биредә волонтерлар район сугышчыларына индивидуаль посылкалар да, гомуми посылкалар да җыялар. Монда җыелган гуманитар йөк берничә айга бер тапкыр МХО зонасына китә. Транспорт район башкарма комитеты тарафыннан бирелә. Гуманитар җыеннарга эшмәкәрләр, предприятиеләр һәм оешмалар, район җитәкчелеге, кыскасы, битараф булмаган барлык гражданнар бәяләп бетергесез өлеш кертә. Кешеләр авыл җирлекләреннән посылкалар җибәрәләр, ә Урыссу халкы җыю пунктына дарулар, җылы киемнәр, азык-төлек китерә.

- Минем ике туганым махсус хәрби операциядә катнаша. Аларга һәм безнең өчен, тынычлык хакына хәзер анда булган барлык егетләргә ярдәм итәргә бик телим. Якташларыбызга гуманитар ярдәм һәрвакыт адреслы. Башта без исемлек буенча сатып алуны игълан итәбез, аннары товарлар сатып алабыз. Бөтен район кешеләре посылкалар җыя, тартмалар һәм пакетлар китерә, — дип аңлата Айгөл.

Тиздән яңадан гуманитар йөк җибәрү көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International