18 октябрьдә Үзәк балалар китапханәсендә кече мәктәп яшендәге укучылар өчен хокукый грамоталылык дәресе «Хокукый лабиринт» уздырыла. Чара барышында балалар хокуклар һәм бурычлар кебек төшенчәләр турында фикер алыштылар, яшәү һәм исем хокукы, түләүсез урта белем алу, медицина ярдәме алу хокукы кебек төп хокуклар белән таныштылар, аларның нинди хокуклары һәм бурычлары булуын, законны бозган өчен нинди җаваплылык тотуларын белделәр. Хокук викторинасы сораулары чарада катнашучыларга алган белемнәрен ныгытырга ярдәм итте. Викторина барышында балалар хокукый сорауларны чиштеләр, килеп туган катлаулы вазгыятьтән дөрес чыгу юлын таптылар, балаларның хокуклары һәм бурычлары турындагы сорауларга җавап бирделәр.