Ютазы районы «Все СВОИ» марафонына кушылды

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Районның авыл җирлекләрендә РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында актуаль мәгълүмат белән буклетлар тарату оештырылды.

Татарстанда сишәмбе, 17 октябрьдә, контракт буенча хезмәткә ярдәм итү өчен 12 сәгатьлек «Все СВОИ» марафоны узды. Контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү буенча масштаблы патриотик акция 10:00 сәгатьтә башланып, 22.00 сәгатьтә тәмамланды.

Марафон көнендә туры эфирда контракт хезмәте һәм МХО турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы һәм социаль ярдәм һәм булышлык чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International