"Олимп" спорт мәктәбендә Ютазы районы җирле бүлекчәсенең сукырлар җәмгыяте әгъзалары өчен «Ак таяк» айлыгы ачылу уңаеннан йөзү буенча ярышлар узды.
Айлыкның төп максаты - сукыр кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм аларны социаль-мәдәни реабилитацияләү.
Спорт чарасын яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды, ә очрашу инициаторы - сукырлар җәмгыятенең Ютазы җирле бүлеге рәисе вазифаларын башкаручы Лилия Вахитова. Йөзү буенча ярышлар Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте һәм Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте командалары арасында узды.
Ирекле стиль белән 25 метр дистанциядә җиңүчеләр булдылар:
1 урын - Җиһаншина Рания/Шәфигуллин Фаил;
2 урын - Кондрашова Рузалия/Сәхибгәрәев Фазыл;
3 урын - Гайнетдинова Нурия/Әлтәпов Фәйзрахман.