Кәрәкәшледән Илүс Кәримов һәм Подгорныйдан Виталий Комиссаров истәлегенә мемориаль такталар ачылды.
Кыю сугышчыларга истәлек такталары алар укыган мәктәп биналары диварларына урнаштырылды.
Бу вакыйга буенча митинг авылларда яшәүчеләрне, укытучыларны, хезмәтләр һәм учреждениеләр хезмәткәрләрен, районның иҗтимагый оешмалары һәм җитәкчелеге вәкилләрен, үлгән сугышчыларның туганнарын һәм якыннарын җыйды. Исегезгә төшерәбез, рядовой Илүс Кәримов өлешчә мобилизация буенча хезмәткә 2022 елның октябрендә чакырылган иде. Ул 2023 елның 1 июлендә Донецк Республикасы территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Ялкынлы чыгышлар, яхшы хатирәләр, хәсрәтләнүче якташларыннан чәчәкләр…
- Безнең кайгыбызны уртаклашучы һәркемгә рәхмәт, – дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга Илүснең әнисе Миләүшә Кәримова, - безнең белән җуемаслык югалту кайгысын уртаклашкан һәм улымның истәлеген мәңгеләштерү эшендә катнашкан кешеләргә рәхмәтемне җиткерәм.
Подгорныйдан Виталий Комиссаровның әнисе Гүзәлия ханым да шундый ук рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ефрейтор Комиссаров хәрби хезмәткә өлешчә мобилизация буенча 2022 елның 28 октябрендә чакырыла. Ул 2023 елның 31 мартында һәлак була.
- Бу һәлак булган сугышчыларның гаиләләре, аларның туганнары һәм якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре өчен зур югалту, - дип билгеләп үтте район башлыгы Аяз Шәфигуллин митингта катнашучыларга мөрәҗәгать иткәндә. - Бүген Россия коллектив Көнбатыш белән алыша, тынычлык һәм азатлык, үз җиреңдә яшәү хокукы, киләчәк буыннарның сугышларны күрмәве өчен көрәшә. Россия армиясе вәкилләре азат ителгән территорияләрдә илне һәм ватандашларны яклауны тәэмин итә, Украина режимының хәрби инфраструктурасын юк итә, чөнки бу Россия Федерациясе өчен турыдан-туры куркыныч булып тора. Бу егетләр чиксез батырлык, кыюлык, ныклык һәм фидакарьлек үрнәге. Аларның исемнәре Ютазы районы халкы хәтерендә мәңге сакланачак.
Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Илүс Кәримов һәм Виталий Комиссаров исемнәре, диелде митингта, бервакыт алтын хәрефләр белән Ватан тарихына язылачак, алар аның өчен авыр сынаулар көннәрендә ил чакыруына җавап бирделәр, алар ил чикләрен яклап башларын салды.