Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Ташкичү авыл китапханәсендә «Халык костюмнары» тематик сәгате узды.
Милли костюм һәр халыкның мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Бу кием генә түгел, ә бөтен халык турында сөйли алган зур тарих. Аны, гореф-гадәтләр һәм традицияләр кебек үк, сакларга кирәк.
Китапханәче рус, башкорт, татар һәм башка милли костюмнарның тарихы, элементлары, билгеләнеше турында сөйләде. Чара барышында катнашучылар мең ел элек безнең ерак бабаларыбызның ничек киенгәннәре, нинди тукыма кулланганнары, халык костюмы нәрсәдән торганлыгы турында күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Викторина сорауларына җавап бирделәр, музыкага төрле милләтләрнең бию хәрәкәтләрен күрсәттеләр. Чарага китап күргәзмәсе оештырылды. Анда милли костюмнарның традицияләре һәм үзенчәлекләре җентекләбрәк тасвирланган китаплар куелды.