Хәрби-патриотик клуб активистлары квест-уенда катнашты

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

«Үткәнне саклап — киләчәкне яклыйк» грантын гамәлгә ашыру кысаларында «Авангард» клубы активистлары белән «Разведчиклар» күчмә хәрби-патриотик квест-уены уздырылды.

Чара яшүсмерләрдә команда рухы һәм бердәм коллективта бергәләп эшләү осталыгын булдыру максатыннан үткәрелде.

Старт алдыннан һәр команда үз маршрут кәгазен ала һәм этапларны үтүнең катгый күрсәтелгән тәртибендә бара. Балалар төрле сынауларда: йөгерүдә, сикерүдә, интеллектуаль көрәштә һәм башкаларда ярыштылар.

Мондый аралашу ысулы нәрсә бирә? Әлбәттә, игътибар, җитезлек, хәрәкәтләр координациясен, максатчанлыкны, тапкырлыкны, шулай ук үз илең һәм халкың тарихы буенча күзаллауны киңәйтүне үстерә.

Исегезгә төшерәбез, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүнең укыту-методик үзәкләре бөтен Россия буенча 2019 елдан бирле эшли. Татарстан яшьләре дә искәрмә түгел. Урыссуда "Атлант" ЯЯК ачылу белән безнең районда да шундый отряд барлыкка килде. "Форпост" үзәге, муниципаль яшьләр сәясәте учреждениеләре арасында грант отып, яшүсмерләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Үткәнне саклап - киләчәкне яклыйк» дигән масштаблы проектны башлап җибәрде. Бүгенге көндә «Авангард» хәрби-патриотик клубының җирле бүлегенә 14-18 яшьтән район яшьләренең 40 кешесе керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International