Район халкы Кәрәкәшле авылында яшәүче Нәсим Гәрәевне соңгы юлга озатты.
Нәсим Гәрәев 2022 елның 1 октябрендә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла, 2023 елның 10 октябрендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була.
Якташлары белән хушлашырга район җитәкчелеге вәкилләре, хезмәтләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, җирлек башлыклары, туганнары һәм якыннары килгәннәр иде. Мөселман кануннары буенча мәрхүм рухына җеназа укылды.
Матәм митингында район башлыгы Аяз Шәфигуллин чыгыш ясады, ул Гәрәевнең әнисенең һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Баулы һәм Ютазы районнары буенча хәрби комиссар Илшат Халитов та Гәрәевнең Ватанга тугры хезмәт итүен ассызыклады.
- Вакыт җитәр, сугыш бетәр, - дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында, — сугыш кырында яткан Ватанның иң яхшы улларына һәйкәлләр куярлар, ә аларның исемнәрен алтын хәрефләр белән мәрмәр плитәләргә уеп язарлар. Күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен рядовой Гәрәев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Халитов бүләкне сугышчының әнисенә тапшырды. Мәрхүм янына соңгы юлга озатырга килгән якташларыннан тере чәчәкләр ятты... Тынлы оркестрның матәм маршы астында сугышчының җәсәден соңгы сыену урыны — авыл зиратына алып киттеләр.