Россия Федерациясе Кораллы Көчләре энергияле, үҗәт һәм грамоталы яшьләр өчен

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

«Авангард» клубы активистлары хәрби комиссариатның бүлек начальнигы белән очраштылар.

Яшүсмерләрне армия, РФ Кораллы Көчләре гаскәрләренең төрләре, хәрби хезмәт үзенчәлекләре, шулай ук хәрби училищеларда укуның өстенлекләре турында күзаллау формалаштыру максатыннан, «Авангард» клубы активистларына Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары бүлеге начальнигы Марат Хәбибулла улы Гарифуллин сөйләде.

Чакырылган кунакны үсмерләр зур игътибар белән тыңлады һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International