Вебинарда физик затларның мөлкәтенә салым салу мәсьәләләре каралачак

2023 елның 20 октябре, җомга

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2023 елның 24 октябрендә 10.00 сәгатьтә узачак «Физик затларның мөлкәтенә салым салу» темасына вебинарга чакыра.

Вебинар спикеры: Алсу Шакирова, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2 нче номерлы камераль контроль бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы.

Чарада катнашучыларга физик затларның нинди мөлкәт салымнары түләүләре; салымнарның ничек исәпләнүе һәм салым ставкалары һәм салым законнарында каралган ташламалар ничек кулланылуы; салымнарны түләү сроклары һәм ысуллары турында сөйләячәкләр. Вебинар барышында спикерга кызыклы сораулар бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылачак.

Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Вебинарда катнашу өчен (https://w.sbis.ru/webinar/f5bab097-e822-4caa-8260-b0f315d96d21) сылтамасы буенча күчү һәм ачылган биттә «Буду участвовать»ка басарга һәм чарага теркәлергә кирәк. Вебинар алдыннан сылтаманы ачу һәм  «Перейти в вебинар» төймәсенә басу мөһим.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International