Район башлыгы МХО урыныннан ялга кайткан Артур Ядгаров белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, Артур контракт буенча ярты ел элек хезмәткә киткән. Хатыны белән алар ике сөйкемле кыз тәрбиялиләр. Район башлыгы яхшы хезмәте өчен ихлас рәхмәтен белдерде һәм район җитәкчелегенә нинди үтенечләре булуы белән кызыксынды.
— Бер атнадан соң китәм, - дип җавап бирде Бәйрәкә авылында яшәүче сугышчы. – Мунча ягар өчен утын китерү яхшы булыр иде. Һәм мин аларны үзем өеп куярга өлгерсәм, әйбәт булыр иде. Безнең гаиләдә кызлар гына бит.
Очрашуда катнашкан район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов мәсьәләне контрольгә алды һәм сорауның киләсе атна башында хәл ителәчәгенә ышандырды. Контрактчының тагын бер соравы - МХО территориясендә хезмәт итүче балалар өчен чаралар оештырганда, аның кызларын онытмаулары. Бәлки бу Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан булыр. Район башлыгы, әлбәттә, бу сорау аерым контрольгә алыначак, дип ышандырды. Очрашу барышында хезмәт көнкүреш шартлары, авырлыклар һәм бу авырлыкларны җиңү белән бәйле башка сораулар да тикшерелде.