«Гадәти булмаган яшелчәләр» конкурсында җиңүче Екатерина Фәйзрахманова үз бүләген алды

2023 елның 20 октябре, җомга

Екатерина беренче тапкыр редакция конкурсында катнаша һәм аңа уңыш елмая. Беренче урынны ул лаеклы алды! Моннан тыш, Екатерина «Ютазы таңы» газетасының беренче ярты еллыгына языла.

- Район газетасы - районыбызның төп рәсми мәгълүмат чыганагы. Мин сезнең басмаларыгызның укучылар күңелендә һәрвакыт кайтаваз табуын телим, - диде Екатерина Фәйзрахманова.  Бүләген алмаган тагын бер җиңүче калды, ул -  конкурста 2 урынны алган Нурия Шәйхетдинова. Сезне дүшәмбе көнне көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International