Достижения.рф сайтында үз тавышыңны бирергә мөмкин булган объектлар исемлеге киңәйтелде.
Ресурста Россиянең алдынгы авыл хуҗалыгы төбәге буларак Татарстан – Республиканың авыл хуҗалыгы тармагы өчен тавыш бирергә мөмкин https://достижения.рф/achievements/region/1314. 2022 елда Татарстан Республикасы тарихында беренче тапкыр ике миллион тоннадан артык сөт җитештерү күрсәткеченә ирешелде. Төбәк аграрийлары 5,2 миллион тонна икмәк уңышы үстергән. Шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләрдән лаеклы уңыш алынган. Республика Россия Федерациясе субъектлары арасында сөт җитештерү буенча беренче урында, бәрәңге буенча икенче урында тора, терлек һәм кош ите, ашлык, йомырка, шикәр чөгендере җитештерү буенча даими рәвештә ун төбәк исемлегенә керә. Авыл хуҗалыгы тармагына http://достижения.рф сайтында ярдәм итәргә мөмкин. Тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ил төбәкләренең казанышлары ВДНХда, 4 ноябрьдә Мәскәүдә старт алачак «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында тәкъдим ителәчәк. Илнең һәр төбәге үз стендын тәкъдим итәчәк, шулай ук күргәзмәдә катнашучыларның Төбәкләр көнендә катнашу мөмкинлеге булачак.