Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында 19 октябрьдә Урыссу гимназиясенең 7 «А» сыйныф укучылары өчен «Электросоединитель» АҖгә экскурсия оештырылды. Экскурсия завод музееннан башланды, анда балаларга предприятиенең оешу тарихы һәм аның үсеш этаплары турында сөйләделәр, җитештерелгән продукция белән таныштырдылар. Аннары заводның әйдәп баручы белгечләре гимназиячеләрне цехлар буенча йөрттеләр, анда алар токарьлар, сынаучылар, станокчылар, җыючылар эшен күрделәр. Балалар җитештерү процессы белән бик кызыксынып танышты. Биредә күп кенә укучыларның якыннары эшли булып чыкты. Кайбер балалар киләчәктә хезмәт династиясен дәвам итү теләге турында сөйләделәр. Гимназия укучыларына экскурсия бик ошады. Күпләр булачак һөнәр сайлаулары турында уйланды.