Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева Артур Ядгаровка бәйрәкәтамаклылардан бүләкләр тапшырды. Алар Артурга термокием һәм оекбашлар әзерләгәннәр. Ә Бәйрәкә авылы хатын-кызлары маскировка челтәрләре үргәннәр, аларны да Ядгаров кабул итеп алды. Артур бәхетенә ул Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә теркәлгән, ә Бәйрәкәдә яши. Шуңа күрә сугышчы-контрактчы якташларының икеләтә мәхәббәтенә һәм игътибарына лаек булган.