Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:
2023 елның 22 октябренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
22 октябрь төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
-урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле төньяк-көнбатыш җиле;
- көньяк һәм көнчыгыш районнардагы юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Һәр бәла очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз - «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннарыннан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.