Ютазы муниципаль районы мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирделәр. Зур эш башкарылды, халык арасында сораштыру үткәрелде, аның максаты - гомуми белем бирү, мәктәпкәчә, спорт һәм мәдәни-ял итү учреждениеләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү һәм шуның белән бергә халыкның фикерен ачыклау. Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү хезмәт күрсәтү шартларын мондый гомуми критерийлар буенча бәяләүне күздә тота:
социаль хезмәт күрсәтүне оештыру турында мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем алырлык булуы;
социаль хезмәтләр күрсәтү шартларының уңайлылыгы һәм аларны алу мөмкинлеге;
социаль хезмәт күрсәтүне көтү вакыты;
социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләренең игелеклелеге, әдәплелеге, компетентлылыгы;
хезмәт күрсәтү сыйфатыннан канәгать булу.
Сораштыру үткәннәрнең гомуми санынан, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфатыннан канәгать булуны бәяләү:
югары бәя - 100%
түбән бәя - 99,22 %
Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләүнең җентекле нәтиҗәләре белән сез www.bus.gov.ru (дәүләт оешмалары һәм аларның эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштыру өчен портал) сайтында таныша аласыз.