Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:

 

2023 елның 24 октябренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

24 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

 

тәүлек дәвамында томан; яңгыр һәм юеш кар төрендә, аннан карга әйләнгән көчле явым-төшем; секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил;

 

- төнлә ТРның аерым районнарында бозлавык;

 

- көндез буран, ябышкак юеш кар, юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килә.

 

Һәр бәла очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз - «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннарыннан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International