3 нче номерлы Урыссу урта мәктәбенең математика укытучысы Оксана Арасланова «Минем иң яхшы дәресем» XIV Бөтенроссия педагогларның һөнәри осталык конкурсының II дәрәҗә төбәк этабы дипломанты булды.
Бу конкурс ел саен үткәрелә. Ул Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән "Менделеев мирасы хәйрия фонды" һәм "21 гасыр укытучысының иҗади потенциалын үстерүнең педагогик платформасы" коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан оештырылган.