Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:
2023 елның 25 октябренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
25 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
төнлә секундына 15 метрга кадәр җиткән көчле җил, көньякта һәм көнчыгышта көчле кар һәм кыска вакытлы буран;
төнлә һәм көндез юлларда бозлавык, кар боткасы, накат.
25 октябрьдә Казан шәһәрендә урыны белән юлларда бозлавык барлыкка килүе көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъддим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга киңәш итмибез, җил белән сынган ботаклар куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.
6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгызлап ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Бозлавык булганда:
Сак, ашыкмыйча хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән кешеләргә резин башлы таяк яки очлы шиплары булган махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез тайгансыз икән, егылу югарылыгын киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз тотмаска кирәк, тукталу мөһим булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басу, шуның белән сезнең арттан барган транспорт йөртүчеләргә сигнал бирү мөһим. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Ерак араларга барудан мөмкин булганча баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны алар аркылы чыксын өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп аркылы чыкмагыз, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршы гына хәрәкәт итү зарур. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану таләп ителә.
Буран вакытында:
Табигатьтә актив ял итүне яратучыларга үзләрендә төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алырга киңәш ителә. Күренүчәнлек начарланса, урында ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Буран һәм көчле җил юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда, тизлекне әкренләп киметү зарур. Тормоз тоту кирәккәндә, тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, моның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирәсез. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлек жилетын кулланырга. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр үтүе урынында гына кисеп чыгарга, хәрәкәт итүче транспорт алдындагы трассаны йөгереп чыкмаска киңәш ителә, чөнки юлның тайгак япмасы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аша үткәндә бик игътибарлы булырга;
2. Урамны билгеләнгән җәяүлеләр үтүе урынында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: күрү мөмкинлеге җитмәү һәм юлның тайгак булуы аркасында шоферга транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр кичү юлларынкулланырга кирәк;
4. Трассаны хәрәкәт итүче транспорт алдында узмагыз;
5. Транспорт агымына каршы гына барыгыз;
6. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетү зарур.
Һәр бәла очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.