Гимназиячеләр җыелган икенчел чималны төбәк операторына тапшырдылар.
Предприятиедә тагын бер тапкыр барысын да җаваплы рәвештә үлчәячәкләр һәм төгәл нәтиҗәне теркәп барачаклар. Уку йортында макулатура җыю берничә атна дәвамында бара. Педагоглар, укучылар һәм ата-аналар тузган тартмалар, гәзит-журналлар, китап-дәфтәрләр җыялар.
Мондый акцияләрдә Урыссу гимназиясе даими катнаша. Барысы да тартыла. Педагоглар да кабинетларда ревизия үткәрәләр, мәктәп укучыларының гаиләләре дә макулатура җыя. Күпләр акция старт алганчы ук эш башлый.
Быел 2Б сыйныф укучысы Риана Мөхәммәтҗанова 90 килограмм макулатура җыйган.