Урыссу үзәк китапханәсендә «Россия халыклары әкиятләре» чарасы узды

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен «Россия халыклары әкиятләре» дигән китапханә дәресе үткәрделәр. «Сказка — ложь, да в ней намек. Добрым молодцам — урок» дип язган бөек шагыйрь- әкиятче А.С. Пушкин. Даһи шагыйрь безгә һәр әкиятнең, беренче чиратта, әкиятче тарафыннан әкият формасына шифрланган зирәклек булуын күрсәткән. Яраткан әкиятләр безне гомер буе озата бара. Алар безне игелеккә һәм шәфкатьлелеккә, патриотлыкка һәм туган җиребезгә, халкыбызга, гаиләбезгә мәхәббәткә өйрәтәләр.

Китапханәче Кадрия Заһретдинова балаларга илебезнең территория буенча дөньяда иң зур булуын һәм анда гасырлар дәвамында 100дән артык телдә сөйләшүче 200дән артык милләт вәкиле тату яшәве турында сөйләде.

Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре, үз мәдәнияте бар. Аннары балалар «Әкият геройлары», «Позитив һәм тискәре герой», «Геройны әйт» конкурсларында катнаштылар. Чара ахырында укучылар «Хезмәт акчалары» дип аталган  кабарда әкиятен карадылар, аның исеме безгә намуслы хезмәт белән табылган акчаның югары бәяләнүен күрсәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International