Туган көне алдыннан атналык киңәйтелгән киңәшмәдә Александр Карпеев Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Атна саен уздырыла торган киңәйтелгән киңәшмәдә район башлыгы Аяз Шәфигуллин «Олимп» спорт мәктәбе” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе директоры Александр Сергеевич Карпеевны бүләкләде.
2023 елның 22-24 сентябрендә Кыргызстан Республикасының Чолпон-Ата шәһәрендә узган атларда көрәш буенча дөнья чемпионатында катнашкан өчен ул Александр Карпеевка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.