Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылар һәм белем бирү оешмаларының ата-аналар бергәлеге белән эшен иң яхшы оештыруга Бөтенроссия конкурсында җиңде.
Милли ата-аналар ассоциациясе Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә июнь-октябрь айларында укучыларның ата-аналарын (законлы вәкилләрен) буыннар дәвамлылыгы һәм этномәдәни мохит формалаштыру мәсьәләләре буенча белем бирүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрде.
2023 елда Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе Россия Федерациясе халыкларының тарихи-мәдәни мохитен, телләрен саклау буенча ата-аналар берләшмәсе белән педагоглар һәм мәгариф оешмалары эшен иң яхшы оештыру буенча Бөтенроссия конкурсында катнашты һәм җиңүче булды. Директорның тәрбия эше буенча урынбасары А.А. Вәлишина, педагог-оештыручы Г.Э. Гәрәева һәм 8а сыйныф җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Л.А. Садыйкова Мәскәүгә бүләкләү тантанасына чакырылдылар һәм әлеге конкурста җиңүчеләрнең дипломнарына ия булдылар.