«Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ базасында «Мәгариф сыйфатын күтәрү факторы буларак цифрлы белем бирү мохите» темасына рус теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары узды.
Мәктәп укытучылары С.Галимова һәм Г. Хәмидуллина цифрлы белем бирү ресурсларын кулланып, дәресләр һәм дәрестән тыш чара күрсәттеләр.
Барлык педагоглар да үткәрелгән чараларның яхшы методик дәрәҗәсен билгеләп үттеләр. Шулай ук семинар темасына докладлар, 5 сыйныфта старт контроль эшләрен анализлау тәкъдим ителде.
Дәвамлылык, аңлап уку мәсьәләләре яктыртылды, алдагы чиреккә чаралар планы белән таныштырылды. Семинар уңышлы үтте.