Гимназиядә педагогик хезмәт ветераны Валентин Минлигалин белән сыйныф очрашуы узды.
Валентин Батыркаевич күп еллар мәктәптә башлангыч хәрби әзерлек укытучысы, ә аннары ТИН педагог-оештыручысы һәм физик тәрбия укытучысы булып эшли.
Совет чорында мәктәпләрдә «башлангыч хәрби әзерлек» (НВП) дип аталган фән укытыла.
Валентин Батыркаевич НВП дәресләренең бурычы яшьләргә хәрби хезмәт һәм хәрби эш, корал турында күзаллау булдыру, шәхси саклану чаралары белән эш итү күнекмәләре алудан гыйбарәт булуын сөйләде.