Урыссудагы 3 нче номерлы балалар бакчасының кече төркемендә ата-аналар җыелышы узды.
Җыелышта ата-аналар балалар белән уку елына эшләү планы белән таныштылар.
Төркем тәрбиячесе балалар бакчасында нәниләр белән нинди эш алып барылуы турында сөйләде. Ата-аналар куркынычсызлык буенча инструктаж үттеләр (юл хәрәкәте кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыгы, өйдә куркынычсызлык һ. б....), ата-аналар үз балалары өчен беренче укытучылар, һәм балалар ата-аналарыннан үрнәк алалар.
Аннары әти-әниләре белән уеннар уйнадылар, шартлар дустанә иде. Җыелыш тәмамлангач, ата-аналар балалар белән эшләгән өчен рәхмәт белдерделәр, алга таба да уңышлар теләделәр.