Үзәк китапханә системасында «Нескучная классика» чарасы узды

2023 елның 27 октябре, җомга

Бәйрәкә мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары өчен, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Үзәк китапханә һәм Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Нескучная классика» әдәби квизы үткәрделәр.

Чарада катнашучылар классик әсәрләр буенча белемнәрен сыный торган биремнәрне үтәделәр. Квиз «Әдәбият буенча гомуми сораулар» “разминкасыннан” башланды.

Уен барышында чарада катнашучылар блиц-турнир буенча биремнәр үттеләр, әсәрнең исемен һәм авторын сурәтләр буенча билгеләделәр, геройны тасвирлама буенча таныдылар. Укучылар мавыктыргыч сынаулар үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International