“Олимп” спорт мәктәбендә волейбол буенча иптәшләрчә турнир узды

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

Олимп спорт мәктәбендә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча иптәшләрчә турнир узды.

Ярышлар "Бердәмлек көне" алдыннан оештырылды.

Турнирда безнең районның биш командасы катнашты: “Уруссинка-1”, “Уруссинка-2” (тренеры Г.Г. Гәрәев), “Ютаза-младшие” һәм күрше Башкортостан Республикасыннан “Япрык” һәм “Дүртөйле” командалары.

 

Киеренке, мавыктыргыч һәм кискен уеннардан соң, урыннар түбәндәгечә бүленде:

 

1 урын - “Уруссинка-1”,

2 урын - “Дүртөйле”,

3 урын - "Япрык",

4 урын - "Ютаза-младшие"

5 – “Уруссинка-2”.

 

Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Турнирдан соң ТР Ютазы муниципаль районының тест үзәге тарафыннан "ГТО хәрәкәтенә тартыл" акциясе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International