Башлангыч сыйныф укытучылары семинары Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында үтте.
Семинарда укытучылар дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда булдылар. Педагоглар укучыларны укытуга дәртләндерүнең нәтиҗәле ысуллары һәм алымнары белән таныштылар.
Киңәшмәнең бер өлешендә старт диагностикасы, проект эшчәнлеге, дәвамлылык мәсьәләләре каралды.