«Достижения.рф» проекты

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

2023 елның 4 ноябреннән 2024 елның 12 апреленә кадәр Мәскәүдә ВДНХда узачак «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында «Достижения.рф» проекты гамәлгә ашырыла. Анда федераль һәм региональ дәрәҗәдәге иң танылган һәм билгеле казанышлар тәкъдим ителә.

Проектның максаты - Россиянең һәм аның төбәкләренең икътисадның төрле тармакларындагы мөһим казанышларын күрсәтү һәм популярлаштыру, ил тарихына игътибар җәлеп итү, аның фәнни, технологик һәм мәдәни потенциалы белән танышу. «Достижения.рф» сайтында Россия Федерациясе субъектларына аерым бүлек багышланган, анда һәр төбәк халкы фикеренчә, иң мөһим проектлар, казанышлар, объектлар, ачышлар яки фәнни эшләнмәләр өчен интерактив тавыш бирү оештырылган. Татарстан Республикасы 15 проекттан (казанышлардан) тора.

 

https://достижения.рф/achievements/region сылтамасы буенча тавыш бирергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International